Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов Тәтеш районында узган бәйрәм чараларында катнашты

2018 елның 11 мае, җомга

2018 елның 9 маенда Татарстан Республикасы  юстиция министры урынбасары  М.М. Ибәтов республиканың Тәтеш муниципаль районында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Тәтеш шәһәрендә узган чаралар кысаларында министр урынбасары “Солдаты мая, слава вам навеки!” тантаналы митингында һәм “Үлемсез полк” бөтенроссия акциясендә катнашты.

Чараларда катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салуда катнаштылар. Дан мемориалы янындагы мәйданда солдат кыр кухнясы оештырылган иде, теләгәннәр анда солдат боткасын авыз итеп карый алдылар, үзәк паркта ачык һавада шахмат һәм шашка уеннары оештырылды. Үзәк китапханә каршында “Не смолкнет слава тех великих лет” дип исемләнгән әдәби-музыкаль мәйдан оештырылды. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды, аттракционнар эшләде.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International