Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов тарафыннан яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры С.В.Чупшева белән берлектә стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.
Сайтта теләге булган һәр кеше Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын калдыра ала. Теләсә-кайсы инициативаны бәяләргә мөмкин. Иң яхшылары исә Стратегия-2030га кертеләчәкләр.
Моннан тыш шунда ук Стратегия-2030ның агымдагы редакциясе, аның төп юнәлешләре, флагман проектлары, шулай ук мәгълүмат лентасында – Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән дә танышырга була.