Менделеевск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2018 елның 20 июле, җомга

2018 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Менделеевск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында банктан кредит алу, ТКХ буенча бурычлар һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр каралды.

Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон тәртипләре аңлатылды.

Районга чыгу барышында район советы аппараты җитәкчесе Р.Р.Искәндәров һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, аларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару буенча мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш министр урынбасары Менделеевск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында катнашты. Анда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек үсеше һәм каникул вакытында балаларның ялын оештыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International