Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

2018 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ф.Закиров катнашында җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган Татарстан Республикасы аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада видеоконференцэлемтә режимында шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары административ комиссияләре вәкилләре һәм җаваплы секретарьлары, административ хокук бозулар турындагы беркетмәләрне төзү вәкаләте булган вазыйфаи затлар,  тәртип сагы иҗтимагый пунктлары башлыклары, шулай ук муниципаль район составына керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен кирәкле мәгълүмат җыю вәкаләтенә ия булган җаваплы затлар катнашты.

Административ штрафларны түләттерү буенча  суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек системасын сынау мәсьәләләре буенча Казан шәһәре башкарма комитеты Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Киңәшмәдә җирле үзидарә органнарының 2018 елның 2 кварталы өчен эш нәтиҗәләре яктыртылды, җаваплы затларның күрсәтелгән юнәлешләр буенча эшләрне оештыруларында кыенлыклар буенча фикер алышынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International