Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләр арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы” турында белдерү

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен үстерү максатыннан “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.

Конкурс 2 номинация буенча уздырыла:

“Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре”;

“Муниципаль регистрны алып бару өчен җирлекләрдән мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы зат”.

Конкурсны оештыру һәм уздыру тәртипләре Конкурсны уздыру турындагы нигезләмәдә бирелгән. Нигезләмә “Җирле үзидарә” бүлегенең Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча җаваплы хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган. 

Конкурста катнашуга гаризалар игълан урнаштырылганнан соңгы 30 көн эчендә кабул ителәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International