Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында муниципаль вазыйфаларда булучыларның һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучыларның пенсия белән тәэмин ителеше, алиментлар түләттерү, фатир саткан чакта балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, вакытлы хезмәт килешүе төзү үзенчәлекләре, салым законнарына керергә мөмкин булган үзгәрешләр һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде.

Районга чыгу барышында Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Н.Гибадуллин һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль норма иҗат итү, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, дәүләт телләре буенча законнарны гамәлгә ашыру, муниципаль хезмәтне үстерү һәм коррупциягә каршы тору буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International