Юридик факультетлар студентларының республика конкурсы

2012 елның 12 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен язлыкта Татарстан Республикасында “КонсультантПлюс” челтәренең рәсми вәкиле – “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” ҖЧҖ белән берлектә Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган республика конкурсын үткәрә. Быел конкурс 8 нче тапкыр узды.
Конкурс турында нигезләмәдә каралганча, юридик факультетлар студентлары арасында ярыш хокукый агарту һәм яшьләрнең хокукый тәрбиясе дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук Татарстандагы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентларының белем дәрәҗәсен билгеләү максатларында үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча юридик белгечлек буенча елның иң яхшы студенты билгеләнә. Конкурс турында нигезләмә ТР Юстиция министрлыгы сайтының “Хокукый агарту” бүлегендә урнаштырылган.
Конкурсны үткәрү шартларында яңалыклар барлыкка килде, аерым алганда, ярышулар Интернет-тесттан башланачак. Бу читтән торып сайлап алу туры 2012 елның 14 мартында узачак һәм www.fkit.ru адресы буенча “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” ҖЧҖ сайтында 20.00дан 22.00га кадәр булачак. Сайлап алу туры шартлары белән “КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре” ҖЧҖ сайтының баш битендә “Юридик факультетлар студентларының республика конкурсы” бүлегендә танышырга мөмкин.
2012 елның 20 мартында конкурста катнашу өчен гариза биргән югары уку йортларында I тур (турыдан-туры сайлап алу) була. Конкурста катнашу өчен юрист белгечләрне әзерләү белән шөгыльләнүче барлык республика югары уку йортлары чакырыла. Конкурсның оештыру комитеты тарафыннан югары уку йортларына мәгълүмат хатлары һәм I турда катнашуга гариза юллана. Республикада юридик факультетлары булган барлыгы 18 югары уку йорты бар, аларның 13е Казанда урнашкан, һәм алар барысы да конкурста катнашу өчен чакырыла. I турда һәм Интернет-тестта җиңүчеләр II турга уза. II тур (соңгы тур) Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2012 елның 30 мартында була.
Бәйгедә җиңүче дип табылганнар бөтен календарь елга акчалата айлык стипендия белән бүләкләнә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International