Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы узды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 27 августыннан 28енә кадәр Аксубай, Лаеш, Чистай муниципаль районнарының юридик хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы узды.

Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре – стажировка программасы юнәлешләре кураторлары түбәндәге темалар буенча практик дәресләр уздырдылар:

- муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруның хокукый һәм оештыру эшләре нигезләре;

- муниципаль берәмлекләрнең аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары;

- муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм торак пунктлар булдыру;

- муниципаль берәмлекләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен юридик яклау;

- муниципаль норматив хокукый актларның муниципаль регистры;

- җирле үзидарә органнарында кадрлар эшенең хокукый мәсьәләләре.

Программа төгәлләнгәч уздырылган түгәрәк өстәл утырышында кыен мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

Стажировка программасы ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары М.М.Ибәтов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры И.А.Привалов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белем бирү программалары җитәкчесе Г.А.Хәбибуллина катнаштылар.

Стажировка тәмамлангач муниципаль хезмәткәрләртиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International