Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының эш киңәшмәсе

2018 елның 15 сентябре, шимбә

2018 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Арча һәм Зәй муниципаль районнарында күчмә чараларга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының эш киңәшмәсе узды.

Министр урынбасары М.М. Ибәтов, әлеге районнарда җинаятьчелекне анализлау нигезендә, киңәшмәдә катнашучылар алдына җентекләбрәк өйрәнүне һәм районнарның профилактика субъектларына хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне өйрәнү барышында методик ярдәм күрсәтүне таләп итә торган юнәлешләргә игътибар бирү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International