2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышка А.Г. Гатауллин рәислек итте.
Утырыш барышында Татарстан Республикасында халыкның коррупция турындагы фикерләрен мониторинглау нәтиҗәләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм контроль чараларны уздыру өчен Иҗтимагый советка әгъзалар җәлеп итү мәсьәләләре каралды.