Дәүләт программасы үтәлешенә мониторинг

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2018 елның 3 октябрендә  Татарстан Республикасы юстиция  министрының беренче урынбасары  А.Г. Галимов рәислегендә “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасының 2018 елда үтәлеше барышы турында” темасына киңәшмә узды. КиңәшмәдәТатарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм “Бизнес коррупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2018 елның 9 аенда программа чаралары үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук агымдагы елның IV кварталына бурычлар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International