2018 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган киңәйтелгән утырышында катнаштылар.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе М.С.Боровков, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Суд департаментының республика идарәсе башлыгы Р.М.Салихов, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнаштылар.
Мәртәбәле кунаклар сыйфатында утырышта шулай ук Мордовия Республикасы Судьялар советы рәисе С.В.Александров, Киров өлкәсе Судьялар советы рәисе С.Ю.Каштанюк, Кемерово өлкәсе Судьялар советы рәисе А.В.Русинова һәм Чуашстан Республикасы Судьялар советы рәисе Г.Г.Трынова катнаштылар.
Министр Р.И.Заһидуллин республиканың җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру турында көн тәртибендәге мәсьәлә буенча чыгыш ясады.