Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме районнарга чыкты

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме профилактика эшләренең торышын тикшерү өчен 8-9 ноябрь көннәрендә Питрәч муниципаль районына, 12-13 ноябрь көннәрендә Чүпрәле муниципаль районына чыктылар. 

Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге,  шулай ук “2014- 2020 елларга ТатарстанРеспубликасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасы үтәлеше дә тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм муниципаль районнар башлыклары һәм аларның башкарма комитетлары җитәкчеләре, район прокурарлары, районнарда хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, районнарның авыл җирлекләре башлыклары катнашында  узган киңәшмәдә тикшерүгә нәтиҗәләр ясалды.   Җитешсезлекләр һәм хокук бозу очраклары ачыкланды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International