Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре Электрон мактау тактасына кертелде

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Электрон мактау тактасы турындагы нигезләмә нигезендә 2019 елда Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде. Карар кандидатларның формалаштырылган рейтингын исәпкә алып кабул ителде.

Кандидатлар рейтингы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен тәкъдим ителгән дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын бәяләү методикасы нигезендә формалаштырылды.  

Аны булдыруның төп максаты - Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең профессиональ хезмәт эшчәнлегенә керткән өлешләрен җәмәгатьчелек тануына ирешү.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Слепнева Эльмира Илсур кызын, норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгын һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен котлый һәм аларга эшләрендә алга таба да уңышларга ирешүләрен тели.

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы «Татарстан Республикасы рәсми порталы» ДМС составына керүче «Дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт» сайтында урнаштырылган: http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International