Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

2019 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Сарман муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны  кабул итү барышында алардан ятим балаларны торак белән тәэмин итү, ана капиталын рәсмиләштерү һәм ул акчалардан файдалану, судта җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләрен яклау, Татарстан Республикасының дәүләт символларын куллану һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алынды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.

Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева, район Советы Аппараты җитәкчесе Ф.А.Вәлиев һәм районның җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль прогаммасын гамәлгә ашыру, административ комиссияләр һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эшләре мәсьәләләре, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International