Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары белән семинар-киңәшмә

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 23 маенда  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә  видеоконференцэлемтә режимында  суд участоклары эшчәнлегенә  кагылышлы актуаль мәсьәләләр  буенча Татарстан Республикасы  җәмәгать судьялары белән семинар-киңәшмә  узды.

Докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров чыгыш ясадылар.

Киңәшмәдә җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегенең актуаль һәм кыен мәсьәләләре, аерым алганда, почта чыгымнарына бюджет акчаларын рациональ куллану, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең гамәл кылмауларына шикаятьләр булу, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International