Чистай муниципаль районында Белем көне

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 1 сентябрендә юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Чистай муниципаль районында Белем көненә багышланган чарада катнашты.

Министр райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе саналган 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты. Тантаналы чара кысаларында Рөстәм Заһидуллин һәм район башлыгы Дмитрий Иванов мәктәп коллективын сәламләделәр һәм яңа уку елы башлану белән котладылар, аннан соң Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Белем көне” бөтенроссия бәйрәменә багышланган мөрәҗәгатен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International