Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләренең стажировкасын ябу

2019 елның 15 ноябре, җомга

2019 елның 14 ноябрендә Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза» программасы буенча ике көнлек стажировкасы тәмамланды.

Стажировка норматив хокукый актлар проектларының һәм нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын арттыруга ярдәм итә торган белем һәм күнекмәләр алуга юнәлдерелгән.

Стажировканы ябу тантанасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, югары дәүләт һәм муниципаль идарәсе белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашында узды.

Чара ахырында Айнур Галимов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алга таба да алган белемнәрне нәтиҗәле куллануларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International