Халыкара инвалидлар көне кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан  Казан шәһәре, Имәнлек ур., 43 В ("Восхождение" инвалидларны тернәкләндерү үзәге" ДАСУ) адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү  чарасы оештырылды.

Чара йомгаклары буенча түләүсез юридик ярдәм сорап 64 мәсьәлә буенча 45 граждан мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкилләренә һәм адвокатларга адресланган иде.

Гражданнарны борчыган мәсьәләләр күбесенчә социаль һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә телдән хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International