ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Югары Суды  Президиумының утырышлар залында яңадан сайланган Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендәге беренче эш киңәшмәсе узды.

Эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына – Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләргә һәм республиканың ерак районнарында яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итәр өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшче төркемгә консультация сорап Skype (prav.help файдаланучысы) түләүсез программасы аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International