Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе эш төркеменең Теләче районына күчмә чарасы

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

2024 елның 20-21 февралендә хокук бозуларны профилактикалау буенча  Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Теләче муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрелде. Хокук бозуларны профилактикалау системасын тәшкил итүче төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан районның муниципаль учреждениеләрендә күрсәтелгән юнәлештә эшне оештыру, шул исәптән “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору” дәүләт программасын үтәү өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район прокуроры урынбасары Рәшид Ахунов, районның барлык хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме эше турында фикер алыштылар һәм йомгаклар ясадылар.

Мөхәррәм Ибәтов тормыш-көнкүрештә кылынган һәм исерек хәлдә кылынган җинаятьләрнең сәбәпләрен ачыклау эшен көчәйтү кирәклегенә басым ясады. Аларны хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышларында карарга киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International