Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырыш

2024 елның 15 марты, җомга

ген Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

- репрессияләр белән бәйле рәвештә торак биналарын югалткан реабилитацияләнгән кешеләрне репрессияләр кулланылганчы яшәгән җирләренә һәм торак пунктларына яшәү өчен кайтарганда исәпкә алу һәм торак биналар белән тәэмин итү тәртибен билгеләү; 

- “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы законы проекты;

- “Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындаТатарстан Республикасы законы проекты.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын экспертлар советына җибәрергә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International