Шәһәр округларының административ комиссияләренең суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлеген оештыру буенча киңәшмә

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Казан һәм Чаллы шәһәрләренең административ комиссияләренең административ җәза билгеләү турындагы карарларны үтәү буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлеге башлыгы Альберт Ибәтуллин, приставлар хезмәтенең идарә хезмәткәрләре һәм район бүлекләре башлыклары, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров һәм күрсәтелгән юнәлеш өчен җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре, шулай ук Чаллы шәһәре административ комиссиясе урынбасары Айзира Хәмзина катнашты (видеоэлемтә режимында).

Административ комиссияләр һәм суд приставлары арасында проблемалы мәсьәләләр буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше тикшерелде, штраф түләмәүчеләргә карата чаралар оештыру тәртибе килештерелде һәм түләтелмәгән штрафлар суммаларын тикшерү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International