Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары инвалид бала тәрбияләүче ялгыз анага ярдәм күрсәттеләр

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына инвалид баланың әнисе мөрәҗәгать итте. Ханым 2019 елда республиканың дәүләт учреждениеләренең берсенә эшкә кабул ителүен аңлатты.

2022 елда эш бирүчедән телефонга СМС-хәбәр килә, вндв аның белән хезмәт килешүе башка хезмәткәрне кабул итү сәбәпле өзеләчәк икәнлеге әйтелә. Әмма аны эштән алу турында боерык белән таныштырмаганнар.

Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре аңлатуынча, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261 статьясы нигезендә, эш бирүче инициативасы буенча унсигез яшькә кадәрге инвалид баланы тәрбияләүче ялгыз ана белән хезмәт килешүен өзү рөхсәт ителми.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 84.1 статьясы нигезендә, хезмәт килешүен туктату эш бирүченең боерыгы белән рәсмиләштерелә. Эш бирүченең хезмәт килешүен туктату турындагы боерыгы белән хезмәткәр танышырга тиеш.

ТР Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре документларны өйрәнделәр, хезмәт законнарын бозу турында судка гариза әзерләделәр.

“Гаризаны карау нәтиҗәләре буенча дәгъва таләпләре өлешчә канәгатьләндерелде. Гариза бирүче файдасына эш бирүчедән мәҗбүри прогул вакытында уртача хезмәт хакы буенча 300 000 сумнан артык акча, шулай ук мораль зыянны компенсацияләү өчен 5000 сум күләмендә акча түләтелгән, - дип хәбәр итте Дәүләт юридик бюросының баш белгече Марат Шәрәфетдинов.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International