Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркеме утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары түбәндәгеләр буенча фикер алыштылар:

- “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты;

- “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”  Татарстан Республикасы законы проекты;

- Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның тормышына һәм сәламәтлегенә мәҗбүри дәүләт иминияте урнаштыру.

Закон проектларын тикшерү нәтиҗәләре буенча алар өстендә алга таба эшләү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International