Рөстәм Заһидуллин: “Ел саен 30 меңнән артык муниципаль акт Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелә”

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында муниципаль актларны исәпкә алу, системалаштыру һәм законнарга туры китерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, аны алып бару өчен Татарстан Юстиция министрлыгы җаваплы булган регистр республика территориясендә дә, Россия Федерациясе территориясендә дә хокукый киңлек бердәмлеген формалаштыру эшендә мөһим этап булып тора. Регистрда булган актларга карата Министрлык аларның федераль һәм төбәк законнарына, шулай ук муниципаль берәмлек уставына туры килүенә юридик экспертиза үткәрә.

«2023 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 26 мең муниципаль актка экспертиза үткәрелде, шуларның 395ендә гамәлдәге законнарга туры килмәүләр ачыкланды”, - дип хәбәр итте Рөстәм Заһидуллин. Иң күп туры килмәүләр салым законнары өлкәсендә, шулай ук муниципаль хезмәтләр күрсәтү һәм инвестиция эшчәнлеге актларында ачыкланган.

Министр сүзләренчә, регистрны алып бару чорында аңа республиканың муниципаль берәмлекләренең Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан җибәрелгән 290 меңнән артык акты кертелгән. Ел саен регистрга 30 меңнән артык муниципаль акт кертелә.

Министр республикада “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллануга аерым тукталды.

“Система башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарына хокукый базаны законнар үзгәрешләренә туры китерүдә актив ярдәмче булды. Система тәкъдимнәре җәмәгать хакимияте органнарына актлардагы законнарга туры килмәүгә төгәл җавап бирергә һәм тиешле үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә”, - дип аңлатты ул.

1 апрельгә муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре, система тәкъдимнәрен кулланып, 35 мең акттагы туры килмәүләрне бетергән, бу 81% тәшкил итә. Система кулланылган чорда муниципаль берәмлекләрнең барлык 956 уставында законнарга туры килмәүләр ачыкланган. Җирле үзидарә органнары 243 Уставтагы каршылыкларны бетерү турында мәгълүмат керткән.

Рөстәм Заһидуллин шулай ук Министрлыкның җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү эшчәнлеге турында сөйләде. Мәсәлән, авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итү кысаларында Министрлык тарафыннан уставларга үзгәрешләр кертүне таләп итүче закон яңалыклары аңлатыла, Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе, республика Прокуратурасы һәм җирле үзидарә органнары белән уртак киңәшмәләр үткәрү дә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International