Икътисад, идарә һәм хокук интитуты студентлары белән очрашу

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле Метелева Гөлнур Рәфыйк кызы катнашында, “Хокукый дәүләттә юрист роле” тематикасы кысаларында Икътисад, идарә һәм хокук интитуты студентлары белән очраштылар.

Министр үз чыгышын беренче курста укучыларны ИИХИна керүләре белән һәм барлык студентларны яңа уку елы башлану белән котлау белән башлап җибәрде. Юридик белеме булган кеше универсаль була, дип ассызыклады ул, чөнки хокукый белемнәр сәясәтчеләргә дә, эшлекле даирәләр вәкилләренә дә, оешмалар җитәкчеләренә дә бик кирәк.

Шулай ук Лариса Юрьевна квалификацияле кадрларга ихтыяҗ булуны билгеләп үтте һәм институтта югары дәрәҗәдә эшләп килүче юридик клиникага рәхмәт белдерде, анда студентлар үз көчләрен сынап карый алалар. Мондый үзәкләр граждан җәмгыяте төзү һәм кешеләрнең дәүләткә ышанычын арттыру өчен бик мөһим, диде ул.

Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле Метелева Гөлнур Рәфыйк кызы үз чыгышында юрист һөнәренең күпкырлы булуын билгеләп үтте. Юрфакны тәмамлаганнар бик күп өлкәләрдә эшли алалар: прокуратурада, судларда, адвокат практикасы, фәнни һәм укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә, нотариус булып эшлиләр, предприятиеләрдә, банк өлкәсендә һәм башка урыннарда юрисконсульт вазыйфасын үти алалар. «Баштагы ике елда адвокат үз дәрәҗәсе өчен эшли, аннары дәрәҗәсе аңа хезмәт итә, - диде Гөлнур Рәфыйк кызы. – Дәрәҗәгез һәрвакыт үзегезгә хезмәт итүне телим!»

Очрашу бик кызыклы булды. Күп сораулар бирелде. Студентлар кунаклардан һөнәрне сайлаганда нәрсә турында уйладыгыз дип тә, уңыш сере нәрсәдә дип тә сорадылар, практикадан истә калган очраклар турында сөйләүләрен үтенделәр. Барлык сорауларга да төпле җаваплар бирелде.
Әңгәмә азагында Л.Ю.Глухова ИИХИ студентларына кызыклы аралашу, актуаль сораулар, эрудиция һәм гыйлемлелекләре өчен рәхмәт белдерде, аларга уңышлар, актив тормыш позициясе, кызыклы студент еллары һәм киләчәктә хезмәттәшлек итүне теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International