Коррупциягә каршы юнәлештәге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү

2016 елның 9 декабре, җомга

2016 елның 8 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсы җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.

Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы В.Н.Демидов норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча ел саен уздырыла торган беренче республика конкурсы җиңүчеләренә һәм призерларына бүләкләр тапшырдылар.

Конкурста катнашуга бәйсез экспертлардан 18 заявка кергән, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 107 бәяләмә тәкъдим ителгән иде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча бер җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган 2шәр призер ачыкланды, аларга 100 мең, 72 мең һәм 70 мең күләмендәге бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International