2017 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
Конкурста 18 кеше катнашты.
Комиссия карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:
Мәхмүтова Лариса Илфар кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гилязетдинова Елена Вячеславовна Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Исмәгыйлева Диана Рөстәм кызы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Михеева Вероника Викторовна Казан шәһәре Совет суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хәйбуллина Алсу Әнвәр кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Михайлишина Яна Евгеньевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Александрова Светлана Александровна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Савина Эльмира Эркиновна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Родионова Юлия Вячеславовна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Филипова Елена Олеговна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.