Россия көне

2017 елның 13 июне, сишәмбе

2017 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан Казанның Кремль яр буенда узган чараларда катнаштылар.

Шәһәр халкына һәм кунакларга тәбрикләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В.Г.Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Л.Р.Фазлыева, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләргә кураторлык итүче беренче урынбасары Д.И.Фәттахов мөрәҗәгать иттеләр.

Россия көнен бәйрәм итү чаралары зур концерт һәм салют белән тәмамланды, бәйрәм кысаларында традицион рәвештә яшь буынга Россия гражданины паспортлары да тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International