Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән тәҗрибә алмашу

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасындагы төбәкара хезмәттәшлек кысаларында тәҗрибә алмашу максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә эш киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге мөдире А.Ю.Панкратов, шулай ук Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы каршындагы Коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча идарә вәкилләре – Идарә җитәкчесенең беренче урынбасары Т.А.Саввина, хокукый тәэмин ителеш, аналитика һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Л.Ф.Тимофеева һәм тикшерү бүлеге җитәкчесе Н.Л.Сейдалова катнаштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасының ведомство һәм муниципаль коррупциягә каршы программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы буенча фикер алышынды, социологик сораштырулар уздыруны оештыру, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International