2017 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт буенча “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр республика агетлыгы, тармак министрлыклары вәкилләре, дәүләт хакимияте федераль органнарының территориаль органнары, прокуратура һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә оештырылган эш киңәшмәсендә катнаштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге пай һәм дәүләт җирләре әйләнеше белән бәйләнештә коррупциягә каршы тору нисбәтеннән халыкны хокукый агарту циклыннан телевизион тапшыру әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.