Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 27 июлендә  юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов җитәкчелегендә административ  хокук бозулар буенча беркетмәләр төзү буенча административ комиссияләр һәм урындагы вазыйфаи затларның эшчәнлеген оештыру буенча бирелгән Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәү буенча видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды.

Комиссияләрнең һәм вазыйфаи урындагы затларның 2017 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлекләре  нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова чыгыш ясады.

Штрафларны мәҗбүри рәвештә түләтү турындагы мәгълүмат белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкару эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Л.П.Сергеев чыгыш ясады.

Шулай ук Казан шәһәре, Нурлат һәм Зеленодольск районнарының административ комиссияләре вәкилләренең төзелә торган беркетмәләр саны кимүе сәбәпләрен һәм комиссия карарларының суд тәртибендә кире алынуларын аңлаткан докладлары тыңланды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Прокуратурасының социаль өлкәдә законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры И.Н.Дәүләтшин, башкаручы секретарь урынбасары, “Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе юридик идарәсе башлыгы С.Н.Столяров катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International