Дәүләт программалары чаралары үтәлешен тикшерү

2017 елның 28 июле, җомга

2017 елның 28 июлендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында җитәкче каршындагы коррупциягә каршы тору, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру , коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы,  шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International