Татарстан Республикасы Президенты катнашында Гадел хөкем йорты ачылышы

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Лениногорскиның Агадуллин урамы, 12 нче йортта урнашкан Гадел хөкем йорты ачылышы тантанасында катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Лениногорский муниципаль районы муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Р.Г.Хөсәенов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантаналы ачылышта чыгыш ясап, Татарстан Президенты гадел хөкемнең дәүләт иминлеге нигезе булып торуын ассызыклап китте. “Бүген без бу өлкәдә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәбез. Белгечләр әзерләү, матди-техник базаны тотуга ярдәм, федераль һәм җәмәгать судьялары өчен эш шартларын булдыру эшләре алып барыла. Бүген без әлеге эшчәнлекнең уңышлы мисалын күрәбез”, - диде ул.

Гадел хөкем йортында федераль судьяларның алты составы һәм җәмәгать судьяларының дүрт участогы урнашкан. Бинада эшчәнлек өчен кирәк булган шартларның барысы да бар: аерым кабинетлар һәм суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре. Эш бүлмәләренең барысында да кирәкле җиһазлар һәм компьютерлар бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International