ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра, ул «Гаилә бергә» гаилә кунакханәсендә 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 15-16 ноябрендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең күрсәтелгән юнәлештә эш оештыруны өйрәнү буенча эшче төркеме әгъзалары Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районында күчмә тикшерү үткәрделәр.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Юстиция министрлыгының әйдәп баручы консультанты Семен Сметанин “Мастерс” категориясендә йөзү буенча ХХХ Россия Ачык кубогында катнашты.

Бүген А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә “2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Коррупциягә каршы бергә!” коррупциягә каршы квиз узды . Жюри эшендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының бүлек башлыгы Илфат Мингалимов та катнашты.

2023 елда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча бәйсез экспертларга премияләр бирелмәячәк. Мондый карарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы йомгаклары буенча кабул иттеләр.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

“Мессенджерлар” темасына “Саннар дәресе” Татарстанның Алабуга муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Мәктәп укучылары өчен дәресне ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов үткәрде.

Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү максатыннан Министрлык авыл җирлекләре башлыкларын видеоконференция режимында кабул итә. 2021 елның июненнән 2023 елның августына кадәр чаралар республиканың барлык 872 авыл җирлегендә узды һәм видео кабул итүләрнең яңа циклы башланды.


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында “Үз һөнәрендә иң яхшысы”  исеменә ел саен уздырыла торган конкурс узды.


11
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте йортында барлык дәүләт органнары җитәкчеләре катнашында узды.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт юридик бюросы белгечләренә махсус хәрби орперациядә һәлак булган ир-атның әнисе мөрәҗәгать итте. Хезмәт вакытында 5 ай дәвамында аның улы айлык акчалата пособие ала, һәлак булган вакытта аның хисабында 800 000 сумга якын акча кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International