Кеше һәм гражданинның Конституция нигезендә билгеләнгән бурычлары
 
РФ Конституциясе, кеше һәм гражданин хокуклары белән беррәттән, конституция нигезендә билгеләнгән бурычларны да ныгыта:
1) РФ Конституциясен һәм законнарны үтәргә (15 ст., 2 өлеш);
2) башкаларның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә (17 ст., 3 өлеш);
3) ата-аналар балалар, аларны тәрбияләү турында һәм балигъ булган эшкә сәләтле балалар үзләренең эшкә сәләтсез ата-аналары турында кайтыртырга бурычлы (РФ Конституциясе, 38 ст., 2, 3 өлешләр, РФ Гаилә кодексы);
4) һәр кеше төп гомуми белемне алырга тиеш һәм ата-аналар яки аларны алыштыручы затлар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) балаларның әлеге дәрәҗәдәге белемне алуларын тәэмин итәргә тиешләр (РФ Конституциясе, 43 ст. 4 өлеш);
5) тарихи һәм мәдәни мирасны саклау турында кайгыртырга, тарихи һәм мәдәни яркарьләрне сакларга (РФ Конституциясе , 44 ст., 3 өлеш);
6) законда билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны түләргә (РФ Конституциясе, 57 ст., РФ Салым кодексы);
7) табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга, табигый байлыкларга сак карарга (РФ Конституциясе, 58 ст.);
8) Россия Федерациясе гражданнары Ватанны сакларга бурычлы (РФ Конституциясе, 59 ст. 1 өлеш).
 
pdf
Скачать текст
PDF, 255.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International