Эшләүче студентларга ташламалар
 
Отпусклар
 
Эшләрен һәм югары уку йортында укуларын бергә алып баручы хезмәткәрләргә һәм уку йортларына керүче хезмәткәрләргә, әгәр дә хезмәткәрләр югары белемне беренче тапкыр алалар икән,   түбәндәге гарантияләр һәм компенсацияләр бирелә.
1) Эш урыны буенча уртача хезмәт хакы саклана торган өстәмә  отпусклар: 
а) арадаш аттестацияне узу өчен:
- беренче һәм икенче курсларда - 40 календарь көн;
- икенче курста - 50 календарь  көн (төп белем бирү программаларын кыска срокларда алганда);
- чираттагы һәр курс өчен  - 50шәр календарь көн;
б) йомгаклау дәүләт аттестациясен узганда- белем бирү программасының уку планы нигезендә дүрт айга кадәр.
2) Хезмәт хакы сакланмый торган отпуск:
а) уку йортына керү имтиханнарына кертелгән хезмәткәрләргә, - 15 календарь көн;
б) югары уку йортларының әзерлек бүлекчәләре тыңлаучылары булган хезмәткәрләргә йомгаклау аттестациясен узар өчен - 15 календарь көн;
эшләрен һәм укуларын бергә алып барып, көндезге бүлектә укып белем алу буенча бакалавриат, специалитет яки магистратура программалары буенча дәүләт аккредитациясен узучы хезмәткәрләргә, түбәндәге очракларда:
- арадаш аттестацияләрне узганда - 15 календарь көн;
- чыгарылыш квалификация эшен әзерләү һәм яклау һәм йомгаклау дәүләт имтиханнарын биргәндә - дүрт ай;
- йомгаклау дәүләт имтиханнарын биргәндә – бер ай.
 
Башка гарантияләр һәм компенсацияләр
 
Читтән торып белем алу буенча бакалавриат, специалитет яки магистратура программалары буенча дәүләт аккредитациясен уңышлы алучы хезмәткәрләргә эш бирүче уку елы дәвамында бер тапкыр югары уку йортына бару һәм кайту өчен юл йөрү бәясен түли.
Читтән торып һәм көндезге бүлектә укып белем алу буенча бакалавриат, специалитет яки магистратура программалары буенча дәүләт аккредитациясен уңышлы алучы хезмәткәрләр теләге буенча  дәүләт йомгаклау аттестациясен узу алдыннан булган 10 уку ае чорына җиде сәгатькә кыскартылган эш атнасы кертелә.
Эштән азат ителгән вакыт өчен әлеге хезмәткәрләргә төп эш урыны буенча уртача хезмәт хакының, әмма ХХМК буенча билгеләнгәннән ким түгел, 50 проценты түләнә.
 
Мөһим!
Бер үк вакытта ике югары уку йортында укып эшли торган хезмәткәргә гарантияләр һәм компенсацияләр хезмәткәр сайлавы буенча бары тик бер югары уку йортында укуга бәйле рәвештә генә бирелә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 315.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International