Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2023 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап (2022 ел белән чагыштырганда)

 

 

 

 

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2023 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүләре турында

СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР

 

 

 

Министрлык/Ведомство

Гражданнардан 2023 елда  кергән барлык мөрәҗәгатьләр

*

Гражданнардан 2022 елда  кергән барлык мөрәҗәгатьләр

 

Язма булмаган мөрәҗәгатьләр  (шәхси кабул итү барышында  һәм телефон аша)

 

Шул исәптән җитәкчеләр тарафыннан шәхсән кабул итү

 

Шул исәптән видеоконференцияләр системасы буенча кабул итү

 

Язма мөрәҗәгатьләр

Шул исәптән Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән

**

Шул исәптән кире элемтә платформасы аша кергән

***

Контрольгә алынган

Урынга чыгып тикшерелгән

Уңай хәл ителгән

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

 

 

2042

1972

24

15

-

2018

398

6

2042

-

71

 

  • Барлык мөрәҗәгатьләр  = язма һәм язма булмаган мөрәҗәгатьләр бүлемнәренең уртак суммасы.
  • кабул итү бүлмәсе язма мөрәҗәгатьләр санына керә.
  • Кире элемтә платформасы аша кергән  мөрәҗәгатьләр  язма мөрәҗәгатьләр санына керә.

 

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2023 елда  гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә

АНАЛИЗ

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2023 елда гражданнардан 2042 мөрәҗәгать кергән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 70 берәмлеккә (3,4%) күбрәк (2022 елда - 1972 берәмлек). Шулардан 2018 мөрәҗәгать язма рәвештә, шул исәптән Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 398 мөрәҗәгать кергән.

Татар телендә – 5 мөрәҗәгать.

Гражданнарны кабул итү билгеләнгән көннәрдә Министрлык җитәкчелеге тарафыннан расланган график нигезендә башкарыла.

 

2023 елда 24 шәхси кабул итү узды, алар барышында 26 кеше кабул ителде.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарыла: Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт.

Юстиция министры Заһидуллин Рөстәм Илдус улы тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 14:00 сәгатьтә алдан язылу буенча башкарыла.

Министр урынбасарлары һәм эшләр белән идарә итүче шулай ук гражданнарны расланган график нигезендә  кабул итәләр:

 

 

Галимов Айнур Газинур улы, министрның беренче урынбасары

 

пәнҗешәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы,

министр урынбасары

 

 

җомга 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Рагозина Надежда Владимировна,

министр урынбасары

 

чәршәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Латыйпов Наил Ирек улы,

эшләр белән идарә итүче

 

дүшәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Килгән хатлар мөрәҗәгатьләрдә куелган сорауларның тематикасын һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып карала:

 887 мөрәҗәгатькә җаваплар җибәрелгән, шул исәптән 71 мөрәҗәгать буенча уңай карар кабул ителгән, 816 мөрәҗәгатькә аңлатмалар бирелгән. 965 мөрәҗәгать профильле оешмаларга юнәлтелгән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлегенә бәйле 95 мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрелде. Җәмәгать судьялары аппаратларының эшенә карата 58 шикаять гариза бирүчеләр тарафыннан кире алынган. Мәгълүмати характердагы 17 документ игътибарга алынды. Хәзерге вакытта  20 мөрәҗәгать буенча эш алып барыла.

Шикаятьләр, гаризалар һәм тәкъдимнәр түбәндәге темаларга килде.

 Оборона, куркынычсызлык, законлылык - 945 (37%) (2022 – 776).

584 мәсьәлә суд системасына кагыла, шуларның 572се - федераль һәм җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлегенә кагылышлы сораулар һәм шикаятьләр. Җәмәгать судьялары аппаратларының эшенә карата элек бирелгән шикаятьләрне карауны туктату турында 58 гариза килгән.

Прокуратура, юстиция органнары, нотариат һәм адвокатура эшенә шикаятьләр белән 85 граждан мөрәҗәгать итте.

257 мөрәҗәгать «Иминлек һәм хокук тәртибен саклау» тематикасы буенча килде, аларда парковка кагыйдәләрен бозу, эчке эшләр органнары, тикшерү органнары эше, коррупциягә каршы көрәш һәм паспорт системасына кагылышлы мәсьәләләр бар иде.

17 тапкыр гражданнар махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

«Җәзаларны үтәү» мәсьәләсе буенча гражданнар 2 тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.

Икътисад– 832 (32%) (2022 – 541).

2023 елда 122 граждан артык тотылган яки түләнгән акчаларны кире кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. 20 мөрәҗәгать банклар һәм кредит учреждениеләре эшенә кагыла. 124 тапкыр uslugi.tatarstan порталы эше турында сораулар килде. «Хуҗалык эшчәнлеге» тематикасы буенча 548 сорау килде. Бу нигездә сәүдә нокталары эшчәнлеге, шәһәр төзелеше һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр. Калган 18 мөрәҗәгать җирдән файдалану, табигатьне саклау, мәгълүмати ресурслардан файдалану мәсьәләләренә кагыла.

Дәүләт, җәмгыять, сәясәт – 355 (14%) (2022-419).

«Гражданлык хокукы» - мирас мәсьәләләре һәм Россия Федерациясе законнары буенча 16 мөрәҗәгать. «Конституцион төзелеш» - Россия Федерациясе Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясе нормалары, коммерцияле булмаган һәм дини оешмалар эшчәнлеге белән бәйле 79 мөрәҗәгать. «Халыкара мөнәсәбәтләр» - апостиль кую һәм документлар сорату турында 14 гариза. «Дәүләт идарәсе нигезләре» - элек җибәрелгән шикаятьләрне карауны туктату турында 241 гариза, мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре белән килешмәү, башкарма хакимият органнары, муниципаль хакимият һәм вазифаи затлар эшчәнлеге турында гаризалар. 5 мөрәҗәгать Россия Федерациясе гражданлыгын алуга кагылышлы.

Социаль өлкә252 (10%) (2022-332).

«Сәламәтлек саклау. Физик культура һәм спорт. Туризм тематикасы буенча килгән 15 мөрәҗәгатьтә дәвалау һәм медицина ярдәме күрсәтү, тәмәке тартуга һәм алкоголизмга каршы көрәш мәсьәләләре күтәрелә.

«Мәгариф. Фән. Мәдәния»  темасына кагылышлы сораулар 76 берәмлек тәшкил итә. Аларның 73е,  шул исәптән балигъ булмаган гражданнар катнашында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирүне дә кертеп, мәгариф тематикасына кагыла, 3 есе мәдәният һәм сәнгатьне популярлаштыру турында.

«Гаилә» тематикасы буенча 39 мөрәҗәгать керде. Алар алимент түләү, никахлашу һәм аны туктату, опека һәм попечительлек белән бәйле мәсьәләләр иде. 13 сорау авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарга кагыла.

«Социаль тәэмин итү һәм социаль иминият» темасына 106 сорау килде. Шул исәптән балалары булган гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә булган гражданнарга, эшсезләргә, аз керемле гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре.

16 мәсьәлә «Халыкның хезмәте һәм мәшгульлеге» тематикасына кагыла. Бу нигездә хезмәт хакы түләү, эшкә яраксызлык кәгазе өчен түләү мәсьәләләре.

Торак-коммуналь өлкә 180 (7%) (2022 – 121).

Әлеге тематика буенча сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак бирү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чаралары, инвалидларга һәм ятим балаларга торак бирү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

2023 ел дәвамында «Кире элемтә платформасы» системасы буенча 6 гариза килгән, гаризаларда күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителгән.

2023 елда кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны, беренче чиратта, гражданин М. К. Мироновский мөрәҗәгатьләре хисабына артты.

Хисап чорында М.К. Мироновскийдан 557 шикаять килде, бу мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 27 процентын тәшкил итә (2022 елның шул ук чорына -  353). М.К. Мироновский үзенең мөрәҗәгатьләрендә торак йортның беренче катында урнашкан пекарня эшчәнлегенең тискәре йогынтысына, автомобиль юлының япмасына зыян килүгә, сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә, җәмәгать транспортында парковка кагыйдәләрен бозуга, транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан тынычлыгы бозылуга, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы эшенә, «Газпром» акционерлык җәмгыятеннән дивидендлар ала алмавына зарлана.

«Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясының 3 өлеше нигезендә М.К. Мироновскийның язма мөрәҗәгатьләре карау өчен тиешле иҗтимагый хакимият органнарына юнәлтелде, бу хакта гариза бирүчегә хәбәр ителде.

Гражданнардан Министрлыкка керүче барлык мөрәҗәгатьләр «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә карала.

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 187.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International