Контракт нигезендә хезмәт итү
 
Хәрби хезмәтне контракт нигезендә узуга түбәндәге затлар хокуклы:
1) чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы, хәрби хезмәткә чакырылганчыга кадәр югары белем алган хәрбиләр;
2) чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы һәм өч айдан ким хезмәт итмәгән хәрбиләр;
3) хәрби хезмәтне узу турындагы беренче контрактлары бетеп килә торган хәрбиләр;
4) урта профессиональ белемнәре булган, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрбиләр һәм заапста саналмаучы, РФ Кораллы Көчләренә, милли гвардия гаскәрләренә, коткару хәрби формированиеләренә, РФ Тышкы разведка хезмәтенә һәм дәүләт сагы органнарына керүче ир-атлар;
5) запаста торучы гражданнар;
6) запаста саналмаган, югары белемнәре булган ир-атлар;
7) запаста саналмаган хатын-кызлар;
8) хәрби профессиональ белем бирү оешмаларына яки хәрби югары белем бирү оешмаларына укырга кергән затлар;
9) РФ чикләрендә законлы рәвештә яшәүче чит ит гражданнары (билгеле бер хәрби вазыйфаларда).
 
Мөһим!
Хәрби хезмәтне контракт нигезендә узарга алынган гражданин рус телен белергә, хәрби хезмәтнең конкрет хәрби-исәп белгечлекләренә карата медицина һәм профессиональ-психологик таләпләренә җавап бирергә, шулай ук белем, квалификация һәм физик әзерлек дәрәҗәләре буенча булган таләпләргә җавап бирергә тиеш. Моннан тыш беренче контрактны 18 яшьтән 40 яшькәчә булган РФ гражданнары, 18 яшьтән 30 яшькәчә булган чит ил гражданнары төзергә хокуклы.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 162.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International