2018 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы судлары арасында узган чаңгы ярышында катнаштылар.
Ярышлар Зеленодольскидагы “Маяк” спорт комплексы базасында узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын А.В.Воробьёв, А.А.Беденьгов, Т.С.Свиридова, А.В.Назарова тәкъдим иттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча гомумкоманда исәбендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы икенче урынны алды.
2018 елның 28 гыйнварында Байлар Сабасында Timerman сериясендәге чаңгы ярышы узды. Министрлык хезмәткәрләре 5 чакрымлы дистанциядә чаңгы ярышында катнаштылар