Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы узды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 июнендә Лениногорск районында Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет утырышы узды. Анда депутатлар җирле үзидарә органнарының территориаль иҗтимагый үзидарә үсеше һәм гражданнарның үз оештырылышлары өчен шартлар булдыру буенча эшчәнлекләрен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырышта министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов та катнашты һәм  фикер алышуга ике закон проектын: “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында” һәм  “Питрәч муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аныңсоставындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турында”, шулай ук “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” законнарын чыгарды. Алар Комитет тарафыннан хупландылар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында карауга кертелделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International