Дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде

2018 елның 28 августы, сишәмбе

2018 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру  бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы  каршындагы комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотышлары һәм  мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау буенча комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Шулай ук норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру тәртибе, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең тутырылу барышы, программаның башка чаралры үтәлеше дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International