Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында яшәп килүче матур гадәт буенча Министрлык хезмәткәрләре Министрлык эшчәнлегенә зур өлеш керткән ветеран-остазларны тәбрикләделәр.
Хезмәткәрләр ветераннарны Министрлык коллективы исеменнән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләделәр һәм бүләк сертификатлары тапшырдылар.
Быел котлау сүзләре 24 пенсионер адресына яңгырады.