Вакантлы урыннарны биләүгә конкурслар нәтиҗәләре

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

2018 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 12 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурста җиңүчеләр булып танылдылар:

Вәлиуллина Рүзилә Рафис кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы  буенча  13 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Габдуллина Динә Рамил кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Кәлимуллина Нина Петровна Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы  буенча 7 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Рәхмәтуллина Гүзәл Равил кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Буа суд районы буенча 1 нче, 2 нче  суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратларының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Сәхуриева Кәүсәрия Рафис кызы 2 разрядлы өлкән белгеч   - Чаллы шәһәре суд районы буенча 13 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр:  Биктимерова-Тимербулатова Татьяна Владимировна, Звездина Арина Сергеевна, Кротов Антон Васильевич, Садриева Юлдус Фәргать кызы, Фролова Альбина Гамбәр кызы.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин,  “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х. Вафин катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International