V республика яшьләр коррупциягә каршы форумы

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 елның 7 декабрендә Казанның “ИТ-парк” мәйданында V республика яшьләр коррупциягә каршы форумы узды. 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарада коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин, Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары А.И.Галәветдинов норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча өченче республика конкурсы җиңүчеләренә һәм катнашучыларына бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан форум эше барышында “Татарстан Республикасында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган тематик стенд презентацияләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International