2019 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Утырышта «Тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган урынга күчерү, аларны саклау, кире кайтару,
күчерү һәм саклау бәясен түләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты каралды.