Чистай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2019 елның 27 сентябре, җомга

2019 елның 25 сентябреннән 26сына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Рубликасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Чистай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшләренең торышы өйрәнелде.

Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән  эшче төркем әгъзалары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча, аерым алганда “2017-2020 елларга Татарстан Республикасының Чистай муниципаль районында иҗтимагый тәртипне  һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү”  комплекслы программасы буенча эшчәнлекләре оештырылышы тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов катнашында киңәшмә узды. Анда эшнең фараз нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, җитешсезлекләр күрсәтелде, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International