Татарстан муниципаль актларны регистрга кертү буенча Идел буе федераль округында беренче урында

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хисап коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгының хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтүен дәвам итүен билгеләп үтте.

Мәсәлән, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын үтәү максатыннан Министрлык тарафыннан атна саен республиканың авыл җирлекләре башлыкларын видео кабул итүләр үткәрелде. 2023 елда видео кабул итүләр барышында 413 җирлек башлыкларына хокукый ярдәм күрсәтелде.

“Кабул итүләр җирлек башлыкларын федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге кабул ителгән хокукый актлар белән таныштыру, сорауларга җаваплар, хокукый мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру юллары турында фикер алышу һәм башкалар белән үрелеп бара”, - диде министр.

Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елда ТР Юстиция министрлыгына муниципалитетлардан 34 меңнән артык хокукый акт җибәрелгән. Регистрга кертелә торган муниципаль актлар саны буенча Татарстан Идел буе федераль округы буенча 1 нче позициядә тора. Узган ел республика икенче урында иде.

Министр бу эштә процессларны роботлаштыруны кертү үз ролен уйнады дип фаразлый. Юстиция министрлыгы республиканың цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә “Россия Федерациясенең цифрлы икътисады” милли проекты кысаларында программа тәэминаты — RPA роботы эшләгән һәм эшләтеп җибәргән. Робот автомат режимда порталдан регистрга муниципаль норматив хокукый актларны һәм алар турында мәгълүматны йөкли, регистрдагы барлык кирәкле урыннарны тутыра. 2024 елда роботны ирекле программа тәэминаты базасына күчерү, аның функционалын киңәйтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International