Мөхәррәм Ибәтов: “Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салу институты -норматив хокукый актлар”

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республикада кешеләр җирле үзидарә органнары актлары белән таныша алсыннар өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Министр урынбасары сүзләренчә, норматив хокукый актлар -иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп институты.

“Норматив актлар ярдәмендә иҗтимагый хакимият органнары идарә итү тәртибен билгели, иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели, шулай ук хокукый җайга салу юнәлдерелгән субъектларның тиешле тәртибен регламентташтыра”, - дип аңлатты Мөхәррәм Ибәтов.

Ул шулай ук  гражданнарның норматив хокукый актлар турында ышанычлы мәгълүмат алуга конституцион хокукын гамәлгә ашыру максатларында республикада берничә система кулланыла дип билгеләп үтте:

- Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматларының рәсми порталы;

- Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистры;

-Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталы.

 Исегезгә төшерәбез, норматив хокукый актларга керүне тәэмин итү “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасында каралган. Матбугат конференциясенең видеоязмасын сылтама буенча карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International